Эчтәлеккә күчү

Монголия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Монголия latin yazuında])
Монголия
монг. Монгол Улс
монг. ᠮᠣᠩᠭᠣᠯ ᠤᠯᠤᠰ
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 12 февраль 1992
Сурәт
Рәсми исем Mongolie[1]
Кыскача исем 🇲🇳
ХФӘ билгесе muŋˈguːljɑ
Гомер озынлыгы 69,287 ел[2]
... хөрмәтенә аталган монголлар[d]
Демоним mongol, Mongol, Mongolian, Mongoliano, Mongolänan, منغولي, منغولية, منغوليون, монголы, монгол, монголка, מונגולי, מונגולית, mongoli, mongol, mongolă, মঙ্গোলীয়, mongolo, mongola, mongoli, mongole, mongol, mongol, mongola, Mongole[1], Mongol, móngoło, móngołi, móngołe, móngoła, мангол, манголка, манголы, مونڭولي, مونڭولية, مونڭوليين, مونڭوليات, mongol һәм mongola
Рәсми тел монгол теле
Гимн Монголия гимны
Мәдәният Монголия мәдәнияте[d]
Шигарь тексты Go Nomadic, Experience Mongolia һәм Crwydrwch a Phrofwch Mongolia
Дөнья кисәге Азия
Дәүләт  Монголия
Башкала Улан-Батор[3]
Сәгать поясы UTC+08:00, Asia/Hovd[d][4], Asia/Ulaanbaatar[d][4] һәм Asia/Choibalsan[d][4]
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Көнчыгыш Азия
Иң көнчыгыш ноктасы 46°50′51″ т. к. 119°55′53″ кч. о.
Иң төньяк ноктасы 52°09′ т. к. 98°55′ кч. о.
Иң көньяк ноктасы 41°34′54″ т. к. 105°00′23″ кч. о.
Иң көнбатыш ноктасы 48°52′50″ т. к. 87°44′05″ кч. о.
Геомәгълүматлар Data:MN.map
Иң югары ноктасы Куйтэн-Уул[d][3]
Иң түбән ноктасы Хух-Нур[d][3]
Идарә итү формасы парламент системасы[d]
Дәүләт башлыгы вазыйфасы Монголия президенты[d]
Ил башлыгы Ухнагийн Хурэлсух
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Монголия премьер-министры[d]
Хөкүмәт башлыгы Лувсаннамсрайн Оюун-Эрдэнэ
Башкарма хакимият Монголия хөкүмәте[d]
Канунбирү органы Бөек дәүләт хуралы[d]
Үзәк банкы Монголия банкы[d]
Дипломатик мөнәсәбәтләр Германия, Россия, Кытай, Япония, Франция, Төркия, Канада, Австралия, Согуд Гарәбстаны, Бөекбритания, Норвегия, Сингапур, Болгария, Хорватия, Чехия, Мисыр, Кытай Җөмһүрияте, Вьетнам, Филипин, Америка Кушма Штатлары, Корея Халык Демократик Җөмһүрияте[5], Һиндстан һәм Маҗарстан
Әгъзалык Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Бөтендөнья сәүдә оешмасы, ОБСЕ, Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Инвестицион бәхәсләрне хәл итү буенча халыкара үзәк[d], ЮНАМИД[d], Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре берләшмәсе төбәк форумы[d], Азия үсеш банкы[d], Икътисади ярдәмләшү оешмасы[d], Интерпол[6][7], ХКТО[d][8][9], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[10], Җирнең биофизик торышын күзәтү төркеме[d], Бөтендөнья почта берлеге[11][12], Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][13], Халыкара гражданнар иминлеген саклау оешмасы[d], Бөтендөнья метеорология оешмасы[14], Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[15] һәм Бөтендөнья таможня оешмасы[d][16]
Рәсми бәйрәм Цаган Сар
Никахка керү яше 18 яшь
Халык саны 3 409 939 (2021)[17]
Административ бүленеше Улан-Батор, Архангай[d], Баян-Улгий[d], Баянхонгор[d], Булган[d], Дархан-Уул[d], Дорнод[d], Дорноговь[d], Дундговь[d], Говь-Алтай[d], Говь-Сумбэр[d], Хэнтий[d], Ховд[d], Хувсгел[d], Умнеговь[d], Орхон[d], Уверхангай[d], Сэлэнгэ[d], Süxbaatar (aymaq), Туве[d], Увс[d] һәм Завхан[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 1528 метр[3]
Акча берәмлеге төгрөг[d]
Номиналь тулаем эчке продукт 15 286 441 740 $[18] һәм 16 810 883 361 $[18]
Кеше потенциалы үсеше индексы 0,739[19]
Inequality-adjusted Human Development Index 0,644[20]
Эшсезлек дәрәҗәсе 5 ± 1 процент[21]
Нәрсә белән чиктәш Кытай һәм Россия
Автомобил хәрәкәте ягы уң[d][22]
Челтәр көчәнеше 220 вольт[23]
Электр аергычы төре Europlug[d][23] һәм CEE 7/5[d][23]
Алыштырган Кытай империясе[d]
Кулланылган тел халх[d], монгол ишарә теле[d], Southern Mongolian[d], рус теле, монгол теле, казакъ теле, уйгыр теле, тыва теле һәм Mongolia Buriat[d]
Мәйдан 1 564 116 км²[3]
Һәштәге Mongolia
Югары дәрәҗәле Интернет домены .mn[3]
Харита сурәте
Тематик география Монголия географиясе[d]
Ачык мәгълүматлар порталы National Statistics Office of Mongolia[d]
Феноменның икътисады Монголия икътисады[d]
Феноменның демографиясе Монголия халкы[d]
Оешмада рәсми күзәтүче статусы ŞXO
Мәктәптә укымаган балалар саны 53 090[24]
Джини коэффициенты 32,7[25]
Өстәлгән кыйммәт салымы күләме 10 процент
Тулаем туулар коэффициенты 1,93[26]
Демократия индексы 6,42[27]
BTI Governance Index 6,3[28], 6,12[28], 6,2[28], 5,92[28], 6,24[28], 5,83[28], 5,96[28], 5,87[28] һәм 5,9[29]
BTI Status Index 6,29[28], 6,25[28], 6,2[28], 6,09[28], 6,47[28], 6,61[28], 6,59[28], 6,65[28] һәм 6,45[29]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 43 535
Happy Planet Index score 24,5[30]
Илнең мобиль коды 428
Илнең телефон коды +976[3]
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны 101[d][31], 102[d][31], 103[d][31] һәм 105[d][31]
Илнең GS1 коды 865
Номер тамгасы коды MGL
Диңгездәге идентификацияләү номеры 457
Шәрәфле ватандашлар төркеме Төркем:Монголия шәһәрләре шәрәфле ватандашлары[d]
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Монголиядә җирләнгәннәр[d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме Төркем:Монголиядә төшерелгән фильмнар[d]
Карта
 Монголия Викиҗыентыкта

[32]

Монго́лия, Монголстан яки Монгол Олысы (монг. Монгол Улс) – Көнчыгыш-Үзәк Азиядәге, диңгезгә чыгышы булмаган, төньякта Россия, көньякта Кытай белән чиктәш дәүләт.

Рәсми тел – монгол теле, язу – кирил әлифбасы. Монгол телендә халыкның 95 % сөйләшә. Урта мәктәпләрдә искемонгол язуын өйрәнәләр.

Монгол дәүләтенең барлыкка килүе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XII гасыр башында таралып урнашкан монгол ырулары дәүләткә берләшүгә чираттагы омтылыш ясап карыйлар. Бу дәүләт тарихка Хамаг Монгол исеме астында кереп кала. Аның беренче җитәкчесе Хайду-хан була. Аның оныгы Хабул-хан Цзинь империясенең күршедәге районнарын вакытлы җиңүгә ирешә, Цзинь империясе ясак түләргә мәҗбүр була. Шулай да Хабул-ханның дәвамчысын – Амбагай-ханны дошмани татар исемле монгол ырулары (соңрак татар исеме төрки халыкларга күчә) әсир итә, һәм чжурчжэннарга бирә, алары исә ханны җәзалыйлар. Берничә елдан татарлар тарафыннан Тимучинныңның (соңрак Чынгыз-хан) әтисе Есүгәй-Батыр үтерелә.

Тимучин яшьлеген бертуганнары һәм әнисе белән Делун Болдока тауларында үткәрә. Ул хакимияткә әкрен бара, башта аңа Үзәк Монголиядәге кереитлар җитәкчесе Ван-хан ярдәм күрсәтә. Җитәрлек көч туплагач, Тимучин өч кәчле илне буйсындыра: көнчыгышта татарларны(1202), үзенең элеккеге ярдәмчеләре – кереитларны(1203), көнбатышта найманнарны(1204). 1206 елдагы мнгол җитәкчеләре җыелышы – корылтайда Тимучинны монголларның бөек ханы дип игълан итәләр һәм аңа Чынгызхан исемен бирәләр.

Чыңгызхан империясе барлыкка килү

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Монгол империясе

Чыңгызхан тарафыннан монгол ырулары берләштерелгәч, 1206 елда монгол империясе барлыкка килә. Чынгызхан Монголияне 12061227 еллар буена идарә итә. Монголия мәйданы Кытай, Идел Болгарстаны, Урта Азия, Иран, Киев Русе территорияләре хисабына үсә. Ләкин мәдәният, халыкларның төрлелеге аркасында 1527 елдан таркалу башлана.

Кытайда Юан монгол династиясе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1260 елда башкаланы Каракорумнан Пекинга күчергәч, Монголиядә буддизм тарала башлый. Кытайда монголларга каршы баш күтәрү нәтиҗәсендә Чынгыз нәселе хакимияттән төшерелә, һәм Кытай Монголиядән аерыла. Үзара сугышлар белән көчсезләнгән Монголия үзе басып алулар объектына әверелә.

Цин империясе астында Монголия дәүләте

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1636 елда маньчжурлар Эчке Монголияне (хәзерге вакытта Кытайның автономияле районы), 1691 елда Тышкы (хәзер Казакъстан территориясендә), 1755 елда Ойрат Монголияне (Җунгар иле, хәзер Кытайның Синьцзян автоном районына керә) басып алалар. Монголия бәйсезлекне 1911 елда, Кытайдагы Синьхай революциясе вакытында кайтара. Ләкин аны 1945 елга, Кытай таныганчыга кадәр, СССРдандан башка, бер ил дә танымый.

Монгол Халык Республикасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19241991 елларда СССР һәм Коминтерн МХҖФ ярдәмендә совет системасы копиясен төзергә тырышалар, һәм Монголия социалистик ил итеп таныла. Коминтерн вәкиле Богдо Гэгэн үлеменнән соң дистә еллар буе, 1930 еллар ахырында хакимияткә маршал Чойбалсанàны куйгыйнча, милли җитәкчеләрне (Амар, Гэндэн һ.б.) җәзалыйлар. Аның идарәчелеген сталинизм белән генә чагыштырып була: репрессия мәйданы бик зур була (бөтен рухи җитәкчеләр, байлар, оппозиөия юк ителә), көчләп коллективлаштырырга тырышу һ.б. Аның үлеменнән соң гына илдә хәлләр яхшыра. 1952-1984 елларда илнең башлыгы Ю. Цеденбал, аннан соң Ж. Батмунх була. 1990 елдан, социалистик лагир җимерелгәннән соң илдә демократик һәм икътисади реформалар үткәрелә: авыл хуҗалыгы, сәнәгать, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү приватизацияләнә,МХҖФ белән конкуренциягә сәләтле оппозицион фиркаләр барлыкка килә.

Монголия – парламент җөмһүрияте. 1992 елның 12 февраленнән соң Конституция эшли башлый.

Илнең башлыгы – туры сайлаулар нәтиҗәсендә сайлана торган президент. Бер кеше ике мәртәбә сайлана ала. Президент юк вакытта хакимият Бөек дәүләт хуралы кулына күчә. Президент шулай ук хәрби көчләрнең иң бөек җитәкчесе.

Закон чыгаручы әгъза булып Бөек дәүләт хуралы тора. Ул бөтенхалык сайлауларында 4 елга билгеләнүче 76 әгъзадан тора. Бөек дәүләт хуралын рәис, аның урынбасары һәм генераль сәркятиб җитәкли.

Башкарма хакимият премьер-министр тәкъдиме һәм президент белән килешеп тормышка ашыла.

Җирле үзидарәгә аймач, шәһәр, район, сомон хураллары керә, аларның вәкилләрен 4 елга сайлыйлар.

Монгол Иле дәүләт һимны

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монгол Улсын Төрийн дуулал
Дархан манай тусгаар улс
Дайар Монголын ариун голомт
Далай их дээдсийн гэгээн үлс
Дандаа энхжиж, үүрд мөнхөжнө
Хамаг дэлхийн шударга улстай
Хамтран нэгдсэн эвээ бэхжүүлж
Хатан зориг, бүхий чадлаараа
Хайртай Монгол орноо мандуулъя

Өндөр төрийн минь сүлд ивээж
Өргөн түмний минь заяа түшиж
Үндэс язгуур, хэл соёлоо
Үрийн үрдээ өвлөн бадраая
Эрэлхэг Монголын золтой ардууд
Эрх чөлөө жаргалыг эдлэв
Жаргалын түлхүүр, хөгжлийн тулгуур
Жавхлант манай орон мандтугай

(тәрҗемәсе)
Бәйсез олы Ватаныбыз —
Монголның саф учагы,
Киң колачлы гамәлләрдә
Мәңгегә үскән чагы.
Дөньяның гадел илләре
Белән бердәмлек өчен,
Үстерик Ватанны биреп
Йөрәк дәртен, кул көчен.

Милли тел, мәдәниятне
Мирас итеп тапшырыйк,
Эшчән, кыю Монгол илен
Бәхет-уңышка юллыйк.
Ил туграсын хөрмәт итеп,
Ил язмышына таян.
Алгарышта чәчәк атсын,
Яшәсен бөек Ватан!

Тулырак мәгълүмат: Монголия гимны мәкаләсендә.

Гоби чүлеКөньяк Гоби аймагы, Монголия

Монголия диңгездән 900-1500 м биеклектәге платода урнашкан, һәм аның мәйданы 1 564 116 км². Монголиядә тау массивлары һәм сыртлары күп. Шуларның иң зурысы – илнең көнбатыш һәм көньяк-көнбатышынында 900 кмга сузылган – Монголия Алтае. Аның дәвамы булып тәбәнәгрәк, бердәм массив булмаган Гоби Алтае тора.

Себер чиге буенча берничә сырт урнашкан: Хан Хухэй, Улан Тайга, Көнчыгыш Саян, төньяк-көнчыгышта – Хэнтэй, үзәк өлештә – берничә мөстәкыйль сырттан торучы Хангай тау массивы.

Улан-Батордан көньяк һәм көнчыгыш якка, Кытай чигенә таба плато әкренләп түбәнәя, һәм тигезлеккә күчә. Монголиянең көньягын, көньяк-көнчыгышын, көньяк-көнбатышын Гоби чүле алып тора. Гобиның территориясе бертөрле түгел: аның комлы, кыялы, ташлы, тигез, таулы өлешләре бар. Шулай ук чүлнең төрле төштә төсе дә төрлечә: Сары, Кара, Кызыл Гобины аералар. Җир өсте сулары монда бик аз, ләкин җир асты суларының биеклеге югары.

Илнең елгалары тау башларында туа. Аларның күбесе – суларын Тын һәм Төньяк Боз океанына койган, Себернең һәм Ерак Көнчыгышның бөек елгалары. Иң зур елгалар – Селенга (600 км), Керулен (1100 км), Онон (300 км), Халхин-гол, Кобдо һ.б. Шуларның иң күп сулысы – Селенга. Ул Хангай сыртыннан башлана, һәм Орхон, Хануй-гол, Чулутын-гол, Дэлгэр-мурэн кебек елгалар аңа коялар. Бу елганын агу тизлеге секундына 1,5 – 3 м. Аның агу тилеге зур булу сәбәпле сулар гөл кара һәм дуенлы. Селенга ярты елга туңа, һәм аның боз калынлыгы – 2 м дан да ким түгел. Аның су ташуы елына ике тапкыр: язын(кар сулары) һәм җәен(яңгыр сулары) күзәтелә. су биеклеге 2 м дан түбән төшми. Селенга Байкал күленә коя.

Көньяк һәм Көнчыгыш яктагы елгалар юлларын күлләрдә тәмамлыйлар.

Монголиядә меңнән артык даими һәм тагын да күбрәк яңгыр вакытында барлыкка килүче, корылыкта кибүче күлләр бар. Элек Монголия җирләрендә эчке диңгез барлыкка китерүче күлләр урнашкан булган, хәзерге күлләр аларның калдыклары. Зур күлләр – Убсу-нур, Хара-Ус-нур, Хиргис-нур илнең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Аларның тирәнлеге 2 метрдан артмый. Көнчыгышта Буйр-нур һәм Хух-нур күлләре бар. Хангайның төньягындагы Байкалга ошаган тектоник иңкүлектә Хубсугул (тирәнлеге 238 м га кадәр) күле урнашкан.

Монголиядә кырыс кышлы, коры кызу җәйле кискен континенталь климат. Илнең башкаласы Улан-Баторда җәен плюс 25° С ÷ 35° С һәм кышын минус 25° С ÷ 35° С. төньяк-көнбатышта еллык явым-төшем – 250–510 мм, башкалада 230–250 мм гына, ә Гоби чүле өлкәсендә явым-төшем тагын да азрак.

Дипломатик мөнәсәбәтләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Монголиянең дипломатик мөнәсәбәтләре

Административ бүленеш

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монголия башкала – Улан-Баторга(22) һәм 21 аймакка бүленә: 1 – Ара-Хангай, 2 – Баян-Хонгор, 3 – Баян-Улэгэй, 4 – Булган, 5 – Дархан, 6 – Көнчыгыш, 7 – Көнчыгыш Гоби, 8 – Урта Гоби, 9 – Гоби-Алтай, 10 – Гоби-Сумбэр, 11 – Хэнтэй,12 – Кобдо,13 – Хубсугуль,14 – Орхон, 15 – Увэр-Хангай, 16 – Көньяк Гоби, 17 – Селенгин, 18 – Сухэ-Батор, 19 – Үзәк,20 – Убсунур, 21 – Дзабхан.

Монголиядә соры күмер, ташкүмер, вольфрам ятмалары, молибден-бакыр рудалары бар. Монголиядә ТМПның 58% ын хезмәт күрсәтү өлкәсе, сәнәгать 21,4%, авыл хуҗалыгы 20,6%, инфляция 9,5% алып тора. ТМПның үсеше 7,5%. Эшчеләрнең 42%ы авыл хуҗалыгында эшли, эшсезлек 6,7 %. 2005 елда бюджет кереме $702 млн, ә чыгым $651 млн була. Монголиядә 2002 елда сәнәгать үсеше 4,1% тәшкил итә.

Монголиянең 53 % халкы илдәге төп дин — буддачылык тарафдары. Ислам динен ил халкының 5 % ы тота (күпчелек җирле казакълар). Халыкның 2,9 % ы — шаманизм тарафдары. Христианнар 2,1 % тәшкил итә (шул исәптән, протестантлар, католиклар, православныйлар, мормоннар, Йәһвә шаһитлары). Берничә дистә кеше Яһүд динендә . 38,6 % халык бер дингә дә ышанмый.

  1. 1,0 1,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  2. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 Central Intelligence Agency MongoliaWashington, D.C.: Central Intelligence Agency, U.S. Government Printing Office, 2023. — ISSN 0277-1527; 1553-8133
  4. 4,0 4,1 4,2 https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/asia
  5. https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
  6. https://www.interpol.int/Member-countries/WorldИнтерпол.
  7. https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Asia-South-Pacific/MONGOLIA
  8. https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ХКТО.
  9. https://www.opcw.org/about-us/member-states/mongolia
  10. http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
  11. http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
  12. https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=200
  13. https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
  14. https://public.wmo.int/en/members/mongolia
  15. https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
  16. https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
  17. Статистикийн мэдээллийн нэгдсэн сан
  18. 18,0 18,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CDБөтендөнья банкы.
  19. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  20. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  21. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS
  22. http://chartsbin.com/view/edr
  23. 23,0 23,1 23,2 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
  24. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  25. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
  26. https://web.archive.org/web/20210603225352if_/https://www.cia.gov/the-world-factbook/field/total-fertility-rate/country-comparison
  27. 2021 Democracy IndexEIU, 2022.
  28. 28,00 28,01 28,02 28,03 28,04 28,05 28,06 28,07 28,08 28,09 28,10 28,11 28,12 28,13 28,14 28,15 https://www.bti-project.org
  29. 29,0 29,1 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/MNG
  30. https://happyplanetindex.org/countries/?c=MNG
  31. 31,0 31,1 31,2 31,3 International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / мөхәррир Халыкара телекоммуникацияләр берлеге
  32. Getty Research Institute Getty Thesaurus of Geographic NamesLA: Getty Research Institute, 1997.