Эчтәлеккә күчү

Камала Харрис

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камала Харрис latin yazuında])
(Kamala Harris битеннән юнәлтелде)
Камала Харрис
АКШ вице-президенты
Вазыйфага керешкән
2021 елның 20 гыйнвары
Президент Джо Байден
Аңа кадәр Майк Пенс
Шәхси мәгълүмат
Туган 20 октябрь 1964(1964-10-20) (59 яшь)
АКШ байрагы, АКШ, Калифорния, Оукленд
Сәяси фирка АДФ
Җефет Дуглас Эмхофф[d][1]
Әни Шамала Гопалан
Әти Дональд Харрис
Белем Говард университеты;
Гастингс юридик көллияте (Калифорния университеты)

Камала Харрис, Ка́мала Де́ви Ха́ррис (ингл. Kamala Harris, Kamala Devi Harris, 1964 елның 20 октябре, АКШ, Калифорния, Оукленд) — АКШ сәясәтчесе, юрист, дәүләт эшлеклесе, 2020 елның 20 гыйнварыннан — АКШ байрагы АКШның 49нчы вице-президенты[2], 2017 елдан АКШның Калифорния штатыннан сенаторы, 2011—2017 елларда Калифорния штаты генераль прокуроры. Америка тарихында вице-президент югары вазифасына сайланган беренче хатын-кыз (Азия чыгышлы һәм кара тәнле).

2024 елның 5 ноябрендә АКШта үтәргә тиешле Президент сайлауларында[d] Демократлардан кандидат итеп гамәлдәге президент Джозеф Байден Камала Харрисны тәкъдим иткән[3].

Әнисе Шамала Гопалан — Һиндстаннан, гыйльми хезмәткәр; әтисе Дональд Һаррис — Ямайкадан, икътисад профессоры — Америкага күчеп килгән мөһаҗирләр («Камала» санскрит теленнән «лотос чәчәге» дип тәрҗемә ителә). Ата-анасы Берклидагы Калифорния университетына(рус.) укырга кергәч, танышкан[4]. Сеңлесе Майя (ингл. Maya Harris) – юрист, сәясәтче. Гаилә Берклида бай булмаган афроамерикан районында яши. Камалага 5 яшь чагында, әти-әнисе аерылышкан[5]. Камала азчылык раса кешеләрен «интеграцияләү» программасы буенча престижлы мәктәпкә («Мең имән») кабул ителә[6]. Вашингтонда Говард университетында(рус.) политологка укый һәм Берклидагы Калифорния университетында юриспруденция буенча магистрлык диссертациясе яклый. Хокук докторы гыйльми дәрәҗәсенә ия.

Хезмәт карьерасын Калифорния штатында Аламида округ прокуратурасында башлый, анда җенси җинаятьләр белән бәйле эшләрне алып бара[7].

Сан-Франциско округ прокуроры вазифасында яшүсмерләр җинаятьчелегенә каршы көрәшә.

2011 елдан Калифорниянең генераль прокуроры вазифасын били. Әлеге вазифага сайланган беренче хатын-кыз (Азия чыгышлы һәм кара тәнле). Штат генераль прокуроры вазифасында катгый һәм радикаль карарлары белән истә кала. Мәсәлән, ике тапкыр штатта үлем җәзасын тыю турындагы канун проектына каршы чыга. Моның өчен хокук яклаучыларның каты тәнкыйтенә дучар була. Шулай ук Харрис дәрес калдыручы балаларның ата-аналарын, үз балалары артыннан күзәтмәгән өчен, штрафка тартырга тәкъдим итә.

2017 елдан Калифорния штатыннан АКШ сенаторы[8]. Дебатлар барышында элекке (2009—2017) вице-президент Джо Байденны һәм ул кабул иткән карарларны каты тәнкыйтьли.

2020 елның мартында, күпләрне гаҗәпкә калдырып, Харрис Байден кандидатурасын яклап чыга. «Байден илне берләштерә алучы лидер булачак», дип белдерә.

Харрис — демократик карашлы кеше, социаль дөреслек, тигез хокуклар өчен, теләсә нинди билге буенча дискриминациягә каршы көрәшә. Сайлау алды чыгышларында байлар өчен салымны зурайту һәм Кораллы көчләрне финанслауны киметү тәкъдимнәре белән чыгыш ясый.

Дональд Трамп сайлау алды компаниясе барышында Харрис кандидатурасын каты тәнкыйтьли. Ул аны «иң чиркангыч» кеше дип атый. АКШ сенатындагы «иң дорфа, иң хөрмәткә лаек булмаган, иң либераль» сенатор дип санавын, Джо Байденның Харрисны сайлау алды кампаниясендә үзенә партнер итеп сайлавына нык гаҗәпләнүен, ышанмавын белдерә[9].

2024 елның 21 июлендә шул ук елның 5 ноябрендә АКШта үтәргә тиешле Президент сайлауларында[d] гамәлдәге президент Джозеф Байден яңадан сайлану өчен көрәшүдән баш тарткан һәм Демократлардан кандидат итеп Харрисны тәкъдим иткән[3]. Рәсми рәвештә Демократик партия август ахырында узучы съездда Президентлыкка үз кандидатын тәкъдим итәргә тиеш[3]. Чикагода 19-22 августта узган АКШ Демократик фиркасенең корылтаенда фирка рәсми рәвештә Камала Харрисны президентка намзәт итеп раслаган[10].

2014 елның 22 августында юридик бюро буенча партнеры Дуглас Эмхоффка (ингл. Douglas Emhoff) кияүгә чыга. Уртак балалары юк. Дугласның беренче никахыннан ике баласы бар.

  1. Siders D. Kamala Harris married in Santa Barbara ceremonySacramento: 2014. — ISSN 0890-5738; 2688-898X
  2. Джо Байден вступил в должность президента США. kommersant.ru, 20.01.2021(рус.)
  3. 3,0 3,1 3,2 Как Камала Харрис за 32 часа обеспечила себе выдвижение в президенты. РБК, 23.07.2024(рус.)
  4. Ellen Barry (2020-09-13). How Kamala Harris’s Immigrant Parents Found a Home, and Each Other, in a Black Study Group. The New York Times. 2020-11-07 тикшерелгән.
  5. Michael Finnegan (2015-09-30). How race helped shape the politics of Senate candidate Kamala Harris. Los Angeles Times. 2016-11-11 тикшерелгән.
  6. Natalie Orenstein (2019-01-24). From the archives: Did Kamala Harris’ Berkeley childhood shape the presidential hopeful?. Berkeleyside. 2020-11-08 тикшерелгән.
  7. Donna Owens (2016-11-08). Meet Kamala Harris, the Second Black Woman Elected to the U.S. Senate. NBC News. 2016-11-11 тикшерелгән.
  8. Phil Willon (2016-11-08). Kamala Harris breaks a color barrier with her U.S. Senate win. Los Angeles Times. 2016-11-11 тикшерелгән.
  9. Кирилл Белянинов (2020-08-13). Дочь иммигрантов, прокурор, любительница кедов Converse: Кто такая Камала Харрис?. Русская служба Би-би-си. 2020-08-12 тикшерелгән.
  10. Иван Пильщиков. Делегаты съезда Демпартии США утвердили Харрис кандидатом в президенты. ТАСС, 21.08.2024(рус.)
Элгәре:
Майк Пенс
АКШ вице-президенты
2021 елның 20 гыйнварыннан
Аннары:
'