Эчтәлеккә күчү

Татар Википедиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Википедиясе latin yazuında])
(Tatar Wikipediäse битеннән юнәлтелде)
Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 501 819
Битләр саны 828 430
Үзгәртүләр саны 4 216 709
Теркәлгән кулланучылар 52 543
Актив кулланучылар 85
Идарәчеләр 6
Тирәнлек 2.2
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор)(үле сылтама) кулланырга мөмкин.

  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].
300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 501 819 мәкалә бар, 6770 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.

Чагыштырма статистика

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүле��е
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 618 228 3 091 272 41 293 33 611 036 1 605 781 2641 20 174
2 tt Татар 2003 501 819 828 430 6770 4 216 709 52 543 85 6 2.2
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 243 628 577 774 344 1 562 483 51 694 106 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 299 389 1 090 423 3588 4 707 124 141 049 629 16 30.1
5 kk Казакъ 2002 236 722 637 539 11 201 3 362 695 158 956 231 16 15.1
6 az Азәрбайҗан 2004 200 912 575 258 14 976 7 724 367 296 027 604 15 46.6
7 ky Кыргыз 2002 78 429 109 794 2679 484 580 41 113 75 2 0.7
8 ba Башкорт 2005 63 728 183 562 1505 1 276 236 42 140 70 5 24.6
9 cv Чуваш 2004 56 428 114 912 536 833 375 35 889 58 2 7.8
10 crh Кырым-татар 2008 28 403 54 419 0 230 301 29 611 42 2 3.6
11 sah Саха 2008 17 095 51 811 1765 409 261 25 899 45 4 32.6
12 tk Төрекмән 2004 6888 17 023 340 256 688 29 513 36 4 32.6
13 ug Уйгур 2012 6059 15 798 0 159 519 22 861 25 1 26.1
14 gag Гагауз 2010 2804 6653 0 69 477 14 924 16 1 19.7
15 krc Карачай-балкар 2010 2161 14 742 0 110 620 10 858 16 1 254.3
16 kaa Каракалпак 2006 7594 18 124 29 90 645 12 850 44 5 9.6
17 tyv Тыва 2013 3544 12 997 0 48 011 9668 15 1 26.3
18 alt Алтай 2021 1096 6358 0 46 891 3228 14 4 170


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820
Tatar.info проектының эмблемасы

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]