Мансур Мозаффаров

татар композиторы, фольклорчы һәм укытучы
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Мансур Әхмәт улы Мозаффаров (18 март 1902, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе20 ноябрь 1966, Казан, ТАССР, ССРБ) — композитор һәм педагог, татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе, югары музыкаль белем алган беренче татар композиторы[2]. Татарстанның халык артисты (1964), Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе (1959), ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1950).

Мансур Мозаффаров
Туган телдә исем Мансур Әхмәт улы Мозаффаров
Туган 18 март 1902(1902-03-18)
Казан
Үлгән 20 ноябрь 1966(1966-11-20) (64 яшь)
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Николаев урамы, 5[1]
Ватандашлыгы Россия империясе/ Русия республикасы (ингл.)/ Совет Русия республикасы ССРБ
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре композитор, педагог
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Татарстанның халык артисты (1964),
Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты,
ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Мансур Мозаффаров 1902 елның 6 мартында Казанда Хуҗиәхмәт мулла гаиләсендә туа. 1907 елда әтисе вафат була. Мансурның әнисе — танылган шагыйрә, педагогика теоретигы, феминизм эшлеклесе, кызлар мәктәбендә укытучы Маһруй Мозаффария — тәрбиясендә үсә. Мансур Мозаффаровның апасы Мәхмүдә Мозаффария да танылган шагыйрә булган. Бу җәһәттән, балачагыннан ук Мансур күренекле татар шәхесләре белән аралаша. Дусты Салих Сәйдәшев белән Шәрык клубында урын алган кыллы оркестр концертларына, спектакльләргә еш һәм зур теләк белән йөри[2]. Музыка белән кызыксынуын күреп, Маһруй Мозаффария улына мандолина сатып ала. Мандолинада композитор үзлегеннән уйнарга өйрәнә. 1915 елдан Салих Сәйдәшев белән Сәйяр труппасы каршындагы кыллы оркестр составында чыгышлар ясый башлый, мандолина партиясен башкара[3].

1919 елда Казан музыка техникумында кларнет классында белем ала башлый. 1923 елда татар музыкантларыннан беренче булып Мәскәү дәүләт консерваториясенең этнография бүлегенә укырга керә[3]. Композиция буенча ССРБ һәм хәзерге РФ гимнның музыкасын иҗат итәчәк Александр Александров классында укый.

1931 елда Мансур Мозаффаров Казанга кайта һәм Татарстан радиосында эшли башлый[3]. 1934 елда Мәскәү консерваториясендә Татар опера студиясе ачылу белән, дирижерлык осталыгына өйрәнү максаты белән, яңадан Мәскәүгә укырга китә һәм шул ук вакытта Башкорт опера студиясендә укыта[4]. 1938 елда Казанга кайта һәм яңа ачылган Татар опера һәм балет театрында эшен башлый.

1945 елда Казан консерваториясе ачылу белән, Мансур Мозаффаров анда гомеренең соңгы көннәренә кадәр укыта. 1959 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек була.

Мансур Мозаффаров 1966 елның 20 ноябрендә Казан шәһәрендә дөнья куя, Казанның Яңа бистә зиратында җирләнә[5].

Мансур Мозаффаров иҗатында халык җырлары эшкәртмәләре дә, инструменталь миниатюралар да, җырлар да, программалы симфоник поэмалар да, опералар да зур урын алган. Алар, бер яктан, халык күңеленнән ераклашмаган һәм миллилеген югалтмаган, икенче яктан, Европа таләпләрен үтәгән дәрәҗәдәге композитор осталыгы белән аерылып тора.

1930-еллар башында, Татарстан радиосында эшли башлау белән, композитор татар халык көйләр эшкәртмәләре белән таныла. 1930-елларның ахырында аның камера-инструменталь һәм вокаль әсәрләре дан яулый. 1939 елда композитор беренче операсын - "Галиябану"ны - иҗат итә, һәм опера 1940 елда Татар академия дәүләт опера һәм балет театры артистлары тарафыннан куела. 1943 елда композитор икенче операсын - "Зөлхабирә" операсын - яза.

Композиторның иҗатында симфоник әсәрләр дә зур әһәмияткә лаек, шулар арасында Симфония (1944), Симфониетта (1945), Габдулла Тукай истәлегенә поэма, Мулланур Вахитов истәлегенә поэма кебек әсәрләрне ассызыклау зарур. Композиторның милли төсмерләр белән аерылып торган Скрипка һәм оркестр өчен ике концерты Татарстан Республикасында һәм башка төбәкләрдә башкарылып тора[6].

Композитор гомере дәвамында татар халык җырларын җыйган һәм өйрәнгән. Бу юнәлеш, бер яктан, композитор тарафыннан "Татар халык җырлары" җыентыгын нәшер итүдә, икенче яктан, композиторның бар иҗатында да чагылган, ягъни Мансур Мозаффаровның күп әсәрләрендә, шул исәптән назыйрә рәвешендә татар халык көйләре кулланылган[6]. Композитор "Сакмар", "Әллүки", "Салкын чишмә" кебек күп кенә татар халык җырларын хор өчен эшкәрткән. Шуннан тыш, композитор хор өчен "Бәхеткә юл" (1950), "Чәчәк ат, Татарстан" 1956) кебек әсәрләрне иҗат иткән.

Композитор күренекле татар әдипләре Сибгат Хәким, Мөнир Мазунов, Александр Пушкин, Әхмәт Ерикәй, Муса Җәлил, Мөхәммәт Садри шигырьләренә әсәрләр иҗат иткән.

Беренче Скрипка һәм оркестр өчен концерт

үзгәртү
Концертта кулланылган халык көйләре
Кисәкләре Татар халык көйләре исеме
1 1 кисәк Рамай, татар халык җыры (мотивлар гына)
2 2 кисәк Алсу, татар халык җыры
3 3 кисәк Аклы шәл, инструменталь халык көе
4 Безгә уңган кыз кирәк, инструменталь халык көе

Концерт өч кисәктән гыйбарәт:

  1. Andante. Allegro
  2. Andante sostenuto
  3. Allegro

Концертның һәр кисәгендә халык көйләре кулланылган, беренче һәм өченче кисәкләре соната формасында язылган.

Концерт XX гасыр таныклы скрипка башкаручылары Зоря Шаһморзаева, Халидә Әхтәмова репертуарына кергән.

Композиторның әсәрләре бүгенге көндә

үзгәртү

Композиторның әсәрләре даими рәвештә музыка мәктәпләрендә кулланыла. Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматиясендә композиторның 15 кә якын әсәре бастырылган. Татар музыкасы фонохрестоматиясенең өченче дискын Мансур Мозаффаров һәм Җәүдәт Фәйзи әсәрләре тәшкил итә. Мансур Мозаффаровның әсәрләре «Татарстан» радиосы эфирындагы концертларда һәм әдәби тапшыруларда даими яңгырый.

Әсәрләре

үзгәртү
  • Галиябану, Зөлхәбирә опералары
  • Симфония (1944)
  • Симфониетта (1945)
  • Габдулла Тукай (1952) һәм Мулланур Вахитов истәлегенә поэмалар (1956)
  • ике Скрипка һәм оркестр өчен концерт (1959, 1962)
  • Бәхеткә юл, Чәчәк ат, Татарстан кантаталары (1950, 1956)
  • вокаль-инструменталь әсәрләр
    • халык көйләре язмалары һәм 100 якын көйнең эшкәртүләре

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. http://uag.kzn.ru/docs/OPAiKN/pdf/268.pdf
  2. 2,0 2,1 Дулат-Алеев В.Р. . — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — Б. 167. — ISBN 5-85401-082-8.
  3. 3,0 3,1 3,2 Дулат-Алеев В.Р. . — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — Б. 169. — ISBN 5-85401-082-8.
  4. Дулат-Алеев В.Р. . — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — Б. 170. — ISBN 5-85401-082-8.
  5. Могила на Татарском кладбище
  6. 6,0 6,1 Дулат-Алеев В.Р. . — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — Б. 171. — ISBN 5-85401-082-8.

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү