Солтан Морат II мәчете
Солтан Морат II мәчете (крт. Džamija Sultan Murat II) — Каратауның (Монтенегро, Черногория) көнчыгышында Косово белән чиктә урнашк��н Рожае шәһәрендәге ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Шәһәрнең һәм Каратауның иң зур мәчете. Мәчет аны 1450 елда төзеткән Госманлы империясе солтаны (1421—1444, 1446—1451) Морат II (1403/1404—1451) исеме белән аталган[1]. 1968 һәм 2008 елларда мәчетнең иске биналары сүтелеп, яңалары торгызылган[2].
Мәчет | |
Мәчет соңгы реконструкция ахырында. 2008 | |
Ил | Каратау |
шәһәр | Рожае |
Дин | Ислам |
Кайсы дини агымга карый | сөнни |
Бина төре | ике манаралы мәчет |
Нигезләүче | Морат II |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Мәчет тарихы фотосурәтләрдә. |
Тарих
үзгәртүРожае шәһәре халкының (9 5117, 2011) 92 % ын славян-мөселманнар (босниялеләр, бошнаклар) тәшкил итә. Шәһәрнең 5 мәчете бар, шулар арасында Солтан Морат II мәчете — иң борынгысы, иң зурысы, иң матуры.
Мәчет 1450 елда госманлы архитектурасы стилендә төзелгән. Госманлы империясе солтаны Морат II мәчетне әнисе истәлегенә төзеткән.
Мәчет берничә тапкыр ремонтланган. Иске мәчет бинасы таушалу сәбәпле, аның нигезендә тулысынча үзгәртелгән яңа мәчетләр төзелгән. 1966 елның сентябрендә төзелеш башланган һәм 1968 елда төгәлләнгән. 1977 елда мәчет янында ике манара торгызыла.
Мәчеттә 1854 елда Хөршид-паша Багдадлы боерыгы буенча төзелгән төрбә сакланып калган. Әлеге төрбә 1750 елда янычарлар тарафыннан үтерелгән күренекле Босния язучысы һәм гаделлек өчен көрәшүче Мөхәммәт Ужичанин (Muhamed Užičanin) каберендә төзелгән[3].
Яңа бина
үзгәртү2004 елның уртасында әлеге мәчет яңа мәчет төзү өчен җиме��телгән. Яңадан төзелгән мәчет рәсми рәвештә 2008 елда ачылган. Мәчетнең ике манарасы, тугыз гөмбәзе бар (аларның сигезе кечкенә һәм берсе зур). Беренче катта госелханә һәм ярдәмче бүлмәләр урнашкан, икенче кат гыйбадәт кылу өчен файдаланыла[4].
2005 елда Төркиянең Сербия һәм Каратаудагы илчесе Сервет Октем (tr) мәчеткә реконструкция ясау өчен Рожае шәһәре хакимиятенә 65 000 € тапшыра.
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Rožaje. Photo Montenegro, 1.11.2017
- ↑ Yearbook of Muslims in Europe, Volume 4. 22 October 2013 тикшерелгән.
- ↑ Asmir Ceman. Stare rozajske dzamije (Old Rozajske Mosque). Angelfire, 2001
- ↑ Солтан Морат IV мәчете. 2019 елның 16 июнь көнендә архивланган. avlija.me