Эчтәлеккә күчү

Парапроктит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Парапроктит latin yazuında])
Парапроктит

Безнең арада бик күп кешеләр гадәти тормыш алып баралар. Тик кайвакыт андый кешеләр дә халык арасында экзотик дип исәпләнгән авыруларга дучар була. Шундый авыруларның берсе исеме белән үк күңелгә ятышсыз—парапроктит (туры эчәк һәм арт юл тирәсендәге тукымаларның ялкынсынуы). Авыру барышында инфекция туры эчәктән аның янындагы тукымаларга үтеп керә. Эшкәртелеп бетмәгән азык калдыклары, тизәктәге каты төерләр лайлалы тышчаны сыдыра, ерта. Балык кылчыгы, җиләк-җимеш төше һәм башкалар, туры эчәк стенкасын җәрәхәтләп, парапроктит авыруына китерергә мөмкин. Әлеге хәл, эч кибеп, озак вакыт олы йомышны башкара алмый интеккәндә дә күзәтелә. Геморрой, арт юлның ертылуы, юлиплар, туры эчәкнең лайлалы тышчасы ялкынсынуга бәйле авырулар да парапроктит чирен барлыкка китерә. Туры эчәк клизма ясаганда, хирургик операцияләр вакытында, башка бәхетсезлек очраклары булганда да җәрәхәтләнә. Сирәк кенә инфекция туры эчәк яны тукымасына ялкынсыну процессы барган башка органнардан күчә. Нәтиҗәдә, үлекле шеш барлыкка ) килә. Ә ул еш кына тышка, яисә туры эчәк көпшәсенә ачыла.

Бу чир нигездә сирәк очрый. Тик колопроктологлар (тугым һәм туры эчәкләрне дәвалаучы табиблар) әйтүенчә, парапроктит белән чирләүчеләр һәм кешеләрдә бу авыруга китерә торган факторлар саны көннән-көн артып бара икән.

Парапроктит авыруының сәбәпләре нидән гыйбарәт? Начар туклану һәм ризык җитешмәү аркасында кайбер кешеләрнең иммунитеты көчсезләнә, тәмәке тарту, хәмер белән мавыгу да тискәре йогынты ясый. Өстәвенә, арт юл травмаларына кайбер кешеләр тиешле игътибар бирмичә, аны кечкенә генә күңелсезлек буларак, «ничек тә узып китәр әле», — дип карыйлар. Югарыда искә алынганча, авыру еш эч кибүдән интеккән, арт юлда яралар, геморроидаль төеннәр булган кешеләрдә күзәтелә.

Кискен парапроктит еш кына хәл китүдән башлана. Моңа туңып калтырану, температура күтәрелү, туры эчәктә һәм бот арасында көчәеп барган авыртулар өстәлә. Йөргәндә, нык итеп йөткергәндә авырту аеруча ( көчле сиздерә һәм оча төбеннән чыккан кебек тоела). Кайбер авырулар төрле сәбәпләр аркасында табибка күренмичә, өйдә генә үз белдекләре белән дәваланырга тырышып карыйлар. Алар дәвалану процессында җылы ванналар кабул итә, ихтиол мае, бал, ниндидер антибиотикларны (янәсе кемгәдер ярдәм иткән) үзләре булдыра алганча куллана. Тик бу дәваланулар тискәре нәтиҗәгә китерә. Җылыту, вакытны сузу үлек ясалуга китерә, үлекле шеш үзенә чыгар өчен юл эзли башлый. Үлек тышкы якка гына түгел, туры эчәк куышлыгына, йә аналык җиңсәсенә ачылырга мөмкин. Моннан соң авыруның хәлендә җиңеллек сизелеп китә, тик бу озакка бармый, күпмедер вакыттан соң авырту яңадан кабатлана. Кискен парапроктитны дәвалау хирургик ысул белән генә башкарыла. Юан һәм туры эчәкләрне дәвалаучы махсус табиб, гомуми хирургларга караганда яхшырак дип санала, чөнки проктологлар операцияне үзЛ өлкәләренең нечкәлекләрен белеп, куркынычсыз итеп ясыйлар. Хирург операция вакытында аз гына ялгышлык җибәрсә дә, арткы юлның бөреше зарарлануга, аның көчсезләнүенә китерергә мөмкин һәм үз чиратында авыруның киләчәктәге газапларын арттыра.

Кискен парапроктит вакытында дәваланмаса, йә үлекле шеш ачылган юллар ябылмый калса, бу хәл еш кына хроник парапроктитка әйләнә.

Арт юлның эчке ягына ачылган тишек төзәлми һәм анда фистула (свищ) барлыкка килә. Ул каналның тишегеннән даими рәвештә инфекция кереп зарарланып торганлыктан, ныклы җөй ясала алмый. Кечкенә генә травма булса да (әйтик, велосипедта йөргәндә, тәрәт катса һәм бүтән сәбәпләр аркасында), ул урында тишек яңадан ачыла.

Шул ук вакытта үлекле шеш бот арасының бүтән урыннарында да яса­ лырга мөмкин. Аны дөрес ачмыйча, дәвалауны ялгыш алып барганда, яра капланмый, туры эчәкнең фистуласы кала бирә һәм эчәклектәге микроблар тишек аркылы кереп кабат зарарлануга китерәләр. Шуңа күрә үлекле җә­ рәхәтне ачып чистарткач шундук текмиләр. Аны бер атна дәвамында юды­ ралар һәм бәйләп куялар. Операциянең икенче көнендә үк йөрергә рөхсәт ителә һәм 6-10 көн хастаханәдә дәваланганнан соң, авыру өенә җибәрелә.

Вакытында дәваланмаган парапроктит кеше гомерен куркыныч астына куймаса да, яшәү рәвешен боза. Аналь зона ялкынсына, йокысызлык бор­ чый, баш авырта, неврастения, импотенция башланырга да ерак калмый.

Хроник парапроктит белән авыручылар арт юлда уңайсызлык тоюдан, үлек бүленеп чыгудан зарлана. Андый вакытта авырту көчле сизелми, тән температурасы да күтәрелми.

Әгәр дә яңадан кыенлыкларга юлыгырга теләмәсәгез, үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез!