Эчтәлеккә күчү

Педер Хузангай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Педер Хузангай latin yazuında])
Педер Хузангай

Тугач бирелгән исеме: Петр Петрович Хузангай
Туу датасы: 22 гыйнвар 1907(1907-01-22)
Туу урыны: РИ, Казан губернасы, Спас өязе, Сиктерме
Үлем датасы: 4 март 1970(1970-03-04) (63 яшь)
Үлем урыны: ССРБ, РСФСР, Чуаш АССР, Чабаксар
Эшчәнлек төре: язучы
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: чуаш
Премияләр: Чуаш АССР дәүләт премиясе
М. Сеспель премиясе
Бүләкләр: Кызыл Йолдыз ордены Хезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены

Педер Хузангай, Петр Петр улы Хузангай (чуаш. Петӗр Хусанкай, Пётр Петрович Хусанкай, 1907 елның 22 гыйнвары, РИ, Казан губернасы, Спас өязе, Әлки волосте, Сиктерме1970 елның 4 марты, ССРБ, РСФСР, Чуаш АССР, Чабаксар) — Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрь, тәрҗемәче, Чуаш АССР халык шагыйре (1950), Чуаш АССРның К. Иванов исемендәге дәүләт (1967), М. Сеспель исемендәге комсомол (1969) премияләре иясе. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы.

1907 елның 22 гыйнварында Казан губернасы Спас өязе Әлки волосте Сиктерме (хәзерге Татарстанның Әлки районы Сиктерме-Хузангай) авылында туган. 19151923 елларда 2нче баскыч авыл мәктәбендә укый. 1923 елда Казандагы Чуаш педагогия техникумына укырга керә, укуын тәмамламый, 1925 елда Чабаксарга күчә. 1924 елда «Сунтал» журналында беренче шигырьләре басыла. 19241930 елларда әлеге басмада утызлап яңа әсәрен бастыра. 19251926 елларда «Сунтал» журналында сәркатип-тәрҗемәче, әдәби киңәшче, Чуаш АССР юстиция хәрби комиссариатында тәрҗемәче, Ашхабад шәһәрендә күчереп язучы, статист булып хезмәт куя.

1927 елның сентябрендә Казанда Көнчыгыш педагогия институтына укырга керә. 1928 елның язында «Уяртсан» исемле беренче китабы нәшер ителә. 1930 елның мартында, укуын өзеп, Мәскәүгә, «Коммунар» үзәк чуаш гәҗитенә штаттан тыш хәбәрче булып күчә.

1938 елда, милләтчелектә гаепләнеп, төрмәгә ябыла. 1939 елның августында аклана. 19391942 елларда Ленинградта һәм Казанда дәвалана.

Бөек Ватан сугышы елларында 207нче һәм 273нче укчы дивизияләр составында рядовой, өлкән лейтенант, дивизия сәяси бүлеге инструкторы, «Ватан өчен», «Сталинец» дивизия гәҗитләре әдәби хезмәткәре булып катнаша. Фронтта язган шигырьләренә һәм очеркларына А. Сувар дип кул куя. 1944 елда каты яралана. Мәскәүдә дәвалангач, ГИТИСның чуаш студиясенә тәрҗемәче булып урнаша.

19501960 елларда чит илләрдә була. Яңа әсәрләр яза һәм тәрҗемә белән шөгыльләнә. Аның сүзләренә җырлар иҗат ителгән.

1970 елның 4 мартында вафат.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Музее

Хатыны — чуаш драма актрисасы ССРБ халык артисты В. В. Кузьмина (1923―2021). Кызы Саламби, улы Атнер (1947).