Эчтәлеккә күчү

Простатик биз аденомасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Простатик биз аденомасы latin yazuında])
Простатик биз аденомасы
Сурәт
Саклык белгечлеге сидекбелем[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару финастерид[d][1][2], тамсулозин[d][1][2], празозин[d][1], terazosin[d][1][2], leuprolide[d][1], доксазозин[d][1][2], avodart[d][1][2], тадалафил[d][2], алфузозин[d][2], алфузозин[d][3], тадалафил[d][4], финастерид[d][5], доксазозин[d][6] һәм indoramin[d][7]
ICD-9-CM 600[8], 600.0[8] һәм 600.20[8]
ICPC 2 идентификаторы Y85
NCI Thesaurus идентификаторы C2897[8]
 Простатик биз аденомасы Викиҗыентыкта

Простата бизе сидек куыгы астында җенес әгъзасына сидек китерә торган каналны бар ягыннан әйләндереп алып урнашкан.

Бүгенге көндә простатик биз аденомасы барлыкка килүнең барлык сәбәпләре дә ачыкланып беткән дип булмый. Аденоманың барлыкка килүенә күп утыру, дөрес яшәү рәвеше алып бармау, эчәкләрне, сидек куыгын көч куеп бушату, тәмәке тарту, бик еш спиртлы эчемлекләр эчү сәбәпче булып тора. Авыруны организмның картаюы аркасында килеп чыккан биологик процесска, яшь үзгәрүенә бәйләп тә карыйлар. Аны ирләр «климаксы» белән бәйлиләр. Югарыда әйткән шартлар простатик бизнең зураюына этәргеч бирә һәм аденоманың үсүенә китерә. Шунысын да әйтергә кирәк, 50 яшьтән соң ирләрдә простатик биз аденомасы төрле стадияләрдә күзәтелергә мөмкин.

Авыру простатик биздә кечкенә төеннәр барлыкка килүдән башланып китә. Бу кечкенә төеннәр 10-15 ел буе үзләрен бик сиздерми генә үсә. Аде- ; нома сидек чыга торган каналны кысып, бәвел чыгу процессын тоткарлап, бөерләрнең эше бозыла башлагач кына үзен сиздерә.

Сидек куыгы тулы булып, сию авыраю авыруның башланган чоры дип исәпләнелә. Күпмедер вакыт узгач, бәдрәфкә йөрүләр ешаеп китә. Сидек Д бүлеп чыгару авырая башлый һәм кече йомышны үтәр өчен көчәнергә кирәк була. Сидекнең агымы көчсезләнә, күләме кими.

Авыруның характерлы билгесе — кече йомышны башкару өчен төнлә берничә тапкыр тору. Икенче билгеле симптомы—кече йомышны башкару теләгенең бик көчле булуы, аны кыска гына вакытка да тоткарлау читен­ ләшү. Кызганычка каршы, еш кына ирләр моны олыгаю билгесе дип уйлап, табибларга вакытында күренмиләр. Тик тора-бара кече йомышны башкару авырая. Сидек гадәттәге кебек көчле булып акмый, ә акрын гына көчсез агым белән төшә. Аны чыгарыр өчен эч мускуллары киеренкелек белән этә һәм авыру кече йомышын үтәп бетергәнче берничә тукталыш ясый. Дәваланмаган очракта, бөерләрнең җиткелекле эшләмәве сизелә башлый, баш авырта, эчәсе килә, хәлсезлек, юкка да ярсып китү очраклары күзәтелә.

Сидек куыгы һәрвакыт тулы тора, ә сидек нечкә генә агым белән, хәтта тамчылап кына чыга башлый. Шул ук вакытта сидекне тотып тору авырая, ул авыруның теләгеннән башка тамчылап чыга, башта төннәрен, соңрак бар тәүлек буена шулай дәвам итә.

Сидек килүнең бөтенләй тукталуы барлык стадияләрдә дә күзәтелергә мөмкин, хәтта авыруның башлангыч чорында да. Салкын һавада озак булу, диетаны бозу, аракы эчү, сидек куыгын бик озак вакыт бушатмый тору бу халәтне китереп чыгарырга мөмкин. Мондый вакытта ашыгыч рәвештә хирургик операция ясарга кирәк булган очраклар да бар.

Простатик биз авыруы җитди катлауланганда, сидеккә кан чыга. Бу очракта сидекнең басымы күтәрелә, сидек куыгы веналарының тышчалары зарарлана һәм кан тышка чыга башлый. Бу хәлдә простатик бизнең яман шешкә әйләнүе дип куркуга калырга ярамый. Ләкин сидектә кан булу, мөмкин кадәр тизрәк урологка йә онкологка күренергә кирәклеген аңлата.

Простатик биз авыруы яшәү рәвешен үзгәртергә мәҗбүр итә. Ирләр йокларга ятканчы, спорт белән шөгыльләнер алдыннан, театр, киноларга барганчы, юлга чыкканда, төрле сыеклыкларны азрак эчәргә тырышалар. Аларга машинада барганда тукталышлар ясарга туры килә, төннәрен еш торганлыктан, йокы туймау борчый. Кече йомышка кысталганда, озак тоткарламыйча, аны үтәргә тырышырга кирәк, чөнки сидек куыгы тулып, аның ; киңәюе, үз чиратында сидек каналын кыса һәм бәвелне тоткарларга мөмкин. Шуны да әйтеп китми булмый: простатик биз аденомасы ул яман шеш авы- ’, руы түгел. Авыру чагыштырмача куркынычсыз, чөнки метастазлар ясалуына (шеш күзәнәкләренең кан яки лимфа белән бер әгъзадан икенчесенә күчүе һәм шеш авыруы барлыкка китерүе), бүтән органнарга таралуына китерми.

Шешнең нинди икәнен белер өчен белгечләр төрле тикшерүләр уздыралар.

Аденоманы хирургик юл белән, дарулар, физиотерапия кулланып дә­ валыйлар. Дәваны диета саклаудан башларга кирәк. Сөтле ашамлыклар, яшелчә, җиләк-җимеш файдалы, алар эчәкләрнең эшчәнлеген арттырырга, тәрәткә көн саен йөрергә булышалар, иртән физик күнегүләр ясау, җәяү йөрүләр тәкъдим ителә.

Хәзерге вакытта простатик биз аденомасын дәвалар өчен күптөрле дару­ларга кулланалар һәм шактый яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.

Таләп ителгән операцияне вакытында ясау сырхауларны авыр газаплардан коткара һәм нәтиҗәле ысул дип санала. Әгәр дә авыру озак дәваланмыйча, простатик биз бик зур булып үссә һәм бөерләр җиткелекле эшләмәсә, сидек куыгы аша йә касык артыннан простатик бизне кисеп алалар. Аденоэктомия дип аталган бу операциядән соң авыру тулысынча савыга, тик тулы канлы җенси тормыш алып бару мөмкинлеге кими.

Кызганычка каршы, простатик биз аденомасыннан нәтиҗәле профилактика чаралары юк. Олы яшьтәге ирләргә дөрес тукланырга (ачы тәмләткечләр, консервылар, какланган ризыклар, спиртлы эчемлекләрдән баш тартырга, сыеклык эчүләрне тәртипкә салырга — организмга артык сыеклык кертү киңәш ителми) кирәк. Ләкин аденоманы дәвалауда кулланыла торган даруларны профилактика өчен кабул итәргә ярамый. 50 яшьтән узган ирләргә ел саен урологка күренү зарур.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]