Эчтәлеккә күчү

Җитештерү факторлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җитештерү факторлары latin yazuında])
Җитештерү факторлары
Схематик иллюстрациясе
 Җитештерү факторлары Викиҗыентыкта

Җитештерү факторлары[1] (ингл. factors of production) — товарлар һәм хезмәтләр җитештерү өчен кирәкле икътисади ресурслар.

Тормышта кирәкле байлыкларны җитештерү өчен кешеләр табигать ресурсларын, үз хезмәтләрен, махсус җайланмалар (корал, җиһаз, җитештерү объектлары) куллана. Болар барысы да житештеру факторлары дип атала.

Җитештерү факторларын өч төп төргә бүлеп карау кабул ителгән: хезмәт; җир; капитал.

Җитештерү факторы буларак хезмәт турында сөйләгәндә, без кешеләрнең товар җитештерүгә һәм хезмәт күрсәтүләрне булдыруга юнәлдерелгән эшчәнлеген күз алдында тотабыз. «Хезмәт сатып алу» дигәндә исә, билгеле бер вакыт дәвамында кешенең аерым төр хезмәтен файдалануга хокук алуны истә тотабыз.

Хезмәт — кешеләрнең хезмәт курсәту рәвешендә файдаланылучы акыл һәм физик сәләтләре, кунекмәләре һәм тәҗрибәсе ул. Алар икътисади байлыклар җитештеру эчен кирәк.

Җир турыңда җитештерү факторы буларак сөйләгәндә, без икътисади байлыкларны җитештерү өчен яраклы барлык төр табигый ресурсларны күз алдында тотабыз.

Капитал турында сөйләгәндә исә, җитештерүдә файдаланылучы бина-корылма- ларны, станок һәм җиһазларны Һ.6., ягъни товар җитештерү һәм хезмәт күрсәтү өчен кирәк булган бар нәрсәне күзаллыйбыз (капитал һәм аның төрләре турында җентеклерәк текстны 8 параграфтан карагыз).

Икътисади процессларны анализлау җиңелрәк булсын өчен, хезмәттән җитештерү факторларының тагын бер төрен аерып чыгаралар; ул да булса — эшмәкәрлек сәләтләре.

Билгеләмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

К. Р. Макконнелл һәм С. Л. Брю фикеренчә, җитештерү факторлары — бу икътисади ресурслар: җир[2], капитал, хезмәт, эшмәкәрлек сәләтләре.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Производительность труда // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Лев Николаевич Толстой, XVII, Так что же нам делать?.
  • Блауг М. Спрос на факторы производства // Экономическая мысль в ретроспективе = Economic Theory in Retrospect. — М.: Дело, 1994. — С. 395—408. — XVII, 627 с. — ISBN 5-86461-151-4.
  • Друкер П. Эффективное управление. Экономические задачи и оптимальные решения. М.: ФАИР-Пресс, 1988
  • Станковская И. К., Стрелец И. А. Экономическая теория для бизнес-школ: учебник. — М.: Эксмо, 2005.
  • Сычев Н. В. Политическая экономия. Курс лекций. — М.: ИКФ «Экмос», 2002. 384 с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]