Эчтәлеккә күчү

Ас

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ас latin yazuında])
Ас
Халыкара фәнни исем Mustela erminea L., 1758[1][2][3][…]
Әйтелеш
Таксономик ранг төр[1][2][3]
Югарырак таксон Көзәннәр[d][1][2]
Шушы чыганакларда тасвирлана Mustela erminea[d]
Нәрсәнең чыганагы miniver[d] һәм ermine[d][4]

 Ас Викиҗыентыкта

Ас (лат. Mustela erminea) - ерткычлар отряды сусарлар гаиләлегеннән имезүче кыйммәтле тиреле хайван. Аурупада, Азиядә һәм Төньяк Америкада киң таралган. Татарстан Җөмһүриятендә Казансу, Зөя, Нократ, Ык елгалары үзәнлегендә очрый.

Гәүдәсе сузынкы, сыгылучан, озынлыгы 17-32 см, койрыгының озынлыгы 6-12 см, авырлыгы 200 г. Җәен мехы көрән-саргылт төстә, кышын - ак, койрык очы кара яки коңгырт-кара. Агачларга яхшы менә һәм яхшы йөзә. Ояларын өннәрдә, куышларда, агач тамырлары астында ясый.

Төнлә актив яшәү рәвеше алып бара. Төп азыгы - тычкансыман кимерүчеләр, кошлар, кәлтәләр. Аслар - моногамнар, елга бер тапкыр үрчиләр. Кушылу вакыты яз яки җәй башында. Балалары (уртача 7-9 бала) киләсе елның язында туа. Кыйммәтле мех бирә торган җәнлек. 1920-30 елларда Татарстанда күп була, ел саен 14 мең данәгә кадәр ас аулана. 1960 елларда табыш 100 дән артмый. Хәзерге вакытта, аз санлы булу сәбәпле, промысел фаунасыннан төшеп кала. ТРның Кызыл китабына кертелгән.

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Smith A. T., Xie Y., Lunde D. P. et al. A Guide to the Mammals of China. / A. T. Smith, Y. XiePrinceton: Princeton University Press, 2008.
  4. 4,0 4,1 Cumming V., Cunnington C. W., Cunnington P. E. ermine // The Dictionary of Fashion History — 1 — Berg Publishers, 2010. — ISBN 978-1-84788-533-3, 978-1-84788-534-0