Айрат Шәфигуллин
Внешний вид
Айрат Шәфигуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Айрат Радин улы Шәфигуллин |
Туган | 15 сентябрь 1965 (58 яшь) ТАССР Казан |
Яшәгән урын | Шуртыгин урамы[d], Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Һөнәре | икътисадчы, министр, дәүләт хезмәткәре |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | икътисад фәннәре нәмзәте[d] |
Айрат Шәфигуллин (Айрат Радин улы Шәфигуллин) — Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Шурасы сәркатибе (2014-2018), икътисад фәннәре кандидаты, ТР атказанган икътисадчысы (2007).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1965 елның 15 сентябренда Казанда туган. Васильево бистәсендә автотранспорт техникумын (1984), «икътисадчы» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (1990), Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад академиясен (2003) тәмамлаган. 1984-1986 елларда хәрби хезмәттә була.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1983-1984 Казан ПОГАТ-3 автослесаре.
- 1990-1995 Казанның Совет районы хакимиятендә икътисадчы, икътисад һәм прогнозлау бүлеге мөдире, торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге башлыгы.
- 1995 Казан хакимиятенең торак мәйданны исәпкә алу, контрольлек итү һәм бүлү идарәсе башлыгы урынбасары.
- 1995-1997 Казанның Совет районы хакимият башлыгының беренче урынбасары.
- 1998 Казан хакимиятенең финанс идарәсе башлыгы.
- 1998-2007 РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсе идарәчесе.
- 1999-2006 «Банк ЗЕНИТ» ААҖ Әлмәт филиалы идарәчесенең клиент базасын киңәйтү буенча киңәшчесе.
- 2005-2007 «Наратбанк» КБ ҖЧҖ хәвеф белән идарә итү бүлеге башлыгы.
- 2007-2014 ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры.
- Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Шурасы сәркатибе (2010-2014 елларда) булган Валерий Власов V чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты булып сайлангач, аның вазифасына билгеләнә.[2]
- 2018 елның 13 ноябреннән Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе башлыгы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлары өчен» орденының медале (2001).
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале (2005).
- ТР атказанган икътисадчысы (2007).
- Хөрмәт ордены (Россия) (2011, 2013).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://jytely.info/kazan
- ↑ Татарстан президенты указы №УП – 964
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Рәсми Татарстан» сайты 2013 елның 22 ноябрь көнендә архивланган.
- Секретарем Совбеза Татарстана стал Айрат Шафигуллин 2016 елның 6 март көнендә архивланган.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]төркем:
- 15 сентябрь көнне туганнар
- 1965 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Казанда туганнар
- 2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Татарстанның атказанган икътисадчылары
- Почет ордены кавалерлары
- Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар
- Министрлар
- Татарстан Куркынычсызлык Шурасы әгъзалары
- Икътисад фәннәре кандидатлары